Безнең егетләр Алексеевский районындагы ачык волейбол турнирында җиңде 🏆🏐

2026 елның 30 мае, шимбә

Алексеевскийда 2011-2012 елгы яшүсмерләр арасында волейбол буенча ачык турнир узды. Ярыш Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган иде. Иң көчле команда исеме өчен киеренке көрәштә Әтнә районы укучылары команда рухы һәм җиңүгә омтылыш күрсәтеп, 1 нче урынны яуладылар. Команда составы: Ахмадуллин Альмир Альбертович (МБОУ «Кулле-Киминская ООШ») Бузунов Динияр Фанусович (МБОУ «Большеатнинская СОШ») Барсегян Сергей Каренович (МБОУ «Большеатнинская СОШ») Исхаков Наиль Рустемович (МБОУ «Коморгузинская СОШ») Мхитарян Эдгар (МБОУ "Большеатнинская СОШ") Садриев Ренат Маратович (МБОУ «Большеатнинская СОШ») Хадиев Ислам Ильнарович (МБОУ «Большеатнинская СОШ») Хамидуллин Инсаф Радисович (МБОУ «Кулле-Киминская ООШ») Әтнә районы командасын чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз! Сезгә яңа якты җиңүләр телибез. Чемпионнарыбызны әзерләүгә һәм тәрбияләүгә зур өлеш керткәне өчен тренер-укытучы Мәгъсүмов Нәкыйп Алтаф улына аерым рәхмәт белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International