Балаларның күңеленә хуш килерлек интерактив зоналар эшләде. Үзәк китапханә һәм үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре оештырган мәйдан аеруча зур кызыксыну уятты. Биредә татар әдәбиятының иң яхшы әсәрләреннән торган матур китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Китапханәчеләр балаларны бөек шагыйрь Габдулла Тукайның иҗаты белән таныштыру белән беррәттән, аның әкиятләре буенча күңелле интеллектуаль уеннар һәм викториналар уздырып, катнашучыларның тапкырлыгын һәм белемен тикшерделәр. Программаның тагын да мавыктыргыч өлеше — милли татар уеннары булды. Балалар зур канәгатьләнү һәм дәрт белән милли уеннарыбызда катнаштылар, халкыбызның бай мәдәнияте белән якыннанрак таныштылар. Парктагы шатлык, дуслык һәм бердәмлек атмосферасы көн буена сузылып, балалар күңелендә онытылмаслык матур хатирәләр һәм якты истәлекләр калдырды.