“Мәңгәр” хуҗалыгының сыер савучысы Рәшидә Вәлиева дәүләт бүләге – “Фидакарь хезмәт өчен” медаленә лаек булды

2012 елның 19 октябре, җомга
ТР авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре Казанда үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Алар арасында безнең район делегациясе дә бар иде. Сөенечлесе: “Мәңгәр” хуҗалыгының сыер савучысы Рәшидә Вәлиева  дәүләт бүләге – “Фидакарь хезмәт өчен” медаленә лаек булды.
 Аңа бу югары хөкүмәт бүләген  Президентыбыз Рөстәм Миннеханов үз куллары белән тапшырды. Рәшидә Вәлиеваның бар тормышы һәм хезмәт юлы авыл хуҗалыгы белән бәйле. Арча районы Түбән Аты авылы кызы мәктәпне тәмамлаганнан соң, үзенең хезмәт юлын “8 Март” колхозында сыер савучы булып башлый. 1990 елның мартында Бәхтияр авылы егете Илһам Вәлиевкә тормышка чыга. Шул көннән соңгы тормышын сыер савучы һөнәренә багышлый Рәшидә. Башта “Чулпан”, “Бәхтияр” күмәк хуҗалыкларында, 2003 елдан шушы күмәк хуҗалыкларны берләштергән “Мәңгәр” ҖАХКында сыер савучы булып эшли ул. Һәм менә 32 ел инде  шушы һөнәргә тугры.

 Авыл хуҗалыгында яңадан-яңа технологияләр кертелгән хәзерге чорда, Рәшидә Вәлиеваның да заманнан артта калмый, үз-үзен аямый, эшенә чын профессионалларча  бирелгәнлек белән тер­лекчелек үсешенә керткән өлеше, һичшиксез, мактауга лаек. Эш сөючән, тырыш, тәҗрибәле, үз эшен белеп һәм яратып башкарган Рәшидәнең хезмәттәшләре арасында да дәрәҗәсе зур. “Мәңгәр”нең баш зоотехнигы Тәлгать Мостафиннан  да аның турында бары җылы сүзләр генә ишеттем. “Үз эшенең чын остасы, яшьләрнең остазы, кушкан һәр эшне зур җаваплылык белән башкара”, – диде ул уңган хезмәттәшен мактап. Мактамаслык та түгел, 2012 елның тугыз аенда тулаем  алганда 195081 кг, бер сыердан 4241 кг сөт сауган ул. Узган елларда аннан да күбрәк, 2011 елда – 241730 кг, бер сыердан 5255 кг, 2010 елда – 225630 кг, бер сыердан 4905 кг, 2009 елда – 225538 кг, бер сыердан 4903 литр сөт сауган. Күргәнебезчә, дәүләт бүләге чыннан да күпьеллык фидакарь хезмәтнең нәтиҗәсе. Эшендә хөрмәтле ханымның гаилә тормышы да үрнәк. ”Мәңгәр” ҖАХКында токарь булып эшләүче тормыш иптәше Илһам белән бер ул, бер кыз тәрбияләп үстергәннәр, кызлары Резеда Казанда пешекче булып, уллары Марсель техникумны тәмамлап, метрода хезмәт куя. Өйләренең күрке, кайнанасы Флера апа белән уртак тел табып матур итеп яшиләр алар. ”Бергәләп эшлибез”, – диләр елмаеп. “Алтын утта сыналыр, адәм эштә сыналыр” дип безнең халык бик белеп әйтә. Рәшидә Вәлиева дә хезмәт белән сыналган. Ә инде республиканың югары күрсәткечләргә ирешкән 12 авыл хуҗалыгы хезмәтчәне арасында басып торган икән, димәк, сынатмаган. ”Республика авыл хуҗалыгының соңгы елларда ирешкән уңышларында  бу өлкә хезмәтчәннәре белән берлектә сезнең шәхси өлешегез дә зур. Авыр хезмәтегез каршында башымны иям. Эшегездә яңадан-яңа үрләр яулавыгызны телим”, – диелгән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның Рәшидә Вәлиевага җибәрелгән кот­лавында. Без дә, якташыбызга  киләчәктә  сынатмыйча, хезмәтендә яңадан-яңа уңышларга ирешүен телибез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International