ХөрмәтлеУкытучыларыбыз!
Сезне ихлас күңелемнән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм.
Безнең илдә кеше- бәяләп бетерә алмаслык кыйммәтле хәзинә. Кеше, илнең хуҗасы һәм тоткасы. Ә илебез киләчәгенең тоткасы Сезнең кулларда, хөрмәтле укытучыларыбыз! Сез кешеләргә белем ачкычы бирүче, кешеләрне кеше итүче,олы юлга юнәлтүче.
Авыр, әмма җаваплы һәм мактаулы эшегездә зур уңышлар, саулык-сәламәтлек, бәхет, шатлык, озын гомер телим.
Сезгә барысы өчен олы рәхмәтемне белдерәм.
Әтнә муниципаль районы башлыгы Г.Г. Хәкимов