Укыган ил узар , укымаган ил тузар, – ди безнең халык. Әгәр инглиз телен дә яхшы белсәң, илләр узуы тагын да җиңелрәк. Тик әле белеп кенә түгел, заман белән бер адымда бару өчен һәрвакыт үз өстеңдә эшләргә, эзләнергә, кызыксынырга кирәк. Камиллекнең чикләре юк. Күңгәр урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Зөһрә Госманова моны үз мисалында раслады. Дистә елдан артык балаларга чит телләр өйрәтеп, үз эшенең чын остасына әйләнгән бу мөгаллимә ирешелгәннәр белән генә канәгатьләнеп калмыйча, Бөекбританиядә булып, белемен күтәрде, башка илләрдән килгән коллегалары белән аралашып, тәҗрибәсен арттырды, үзе дә дәресләр үткәрде. Татарстаннан 150 кеше бара бу сәяхәткә. Шуларның яртысы Америкада, калганнары Англиянең Кембридж, Бостон, Брайтон, Манчестер шәһәрләренә билгеләнә. Кембриджда яшәгән гаиләсе белән алдан ук интернет аркылы таныша Зөһрә. Бу өч балалы инглиз гаиләсе бик яхшы тәэсирләр генә калдырган анда. Гомумән, бу ил, аның халкы турында бик җылы итеп сөйли ул. “Елмаеп эндәшәләр, һәрчак ярдәмгә әзер алар. Автобусларга кергән чакта, йөртүчесе елмаеп каршы ала, рәхмәт әйтеп саубуллашып кала. Кешеләрнең бер-берсенә игътибарлы, итагатьле булулары таң калырлык. Үзара аралашу культурасына безгә инглизләрдән өйрәнәсе дә өйрәнәсе әле...” – дип күргәннәре белән уртаклашты ул. Онлайн укуның нәтиҗәләрен исәпкә алучы “Алгарыш” гранты өчен конкурста катнашып ия була Зөһрә бу хокукка. Биредә ул бер ай дәвамында инглиз мохитендә яши, уку барышында тәҗрибәле укытучылар кул астында методик һәм практик белем-күнекмәләрен үстерә. Англиянең тарихка бай Лондон, Брайтон, Или, Виндзор, Бат шәһәрләрендә булу бәхетенә ирешә. “Бу сәяхәттә без үзебезгә күрә олы миссия үтәдек, Татарстаныбызны бөтен дөньяга танытуга үз өлешебезне керттек. Шунысы да безнең файдага булды – инглиз гаиләсендә яшәдек.Чып-чын инглиз атмосферасын тою, яшәү рәвешен күрү, җанлы инглиз сөйләмен ишетү, оригиналь инглиз ризыкларын татып карау өчен моннан да зур мөмкинлек була алмас иде. Кембриджның күренекле урыннары белән танышу, музей, театрларында, паркларында булу, Шекспир фестивалендә катнашу, Кем елгасы буйлап пантинг-сәяхәт, шулай ук Англиянең бүтән шәһәрләренә экскурсияләр ясап, укучыларыбызга белем бирү барышында сөйләп аңлата торган җирләрне, урыннарны үз күзләребез белән күреп кайту безгә әйтеп бетерә алмаслык тәэсирләр бирде. Өстәвенә, әле генә булып узган зур тарихи вакыйга – Лондон олимпиадасының ярышларын да реаль карау бәхетенә ирештек” – дип алган тәэсирләре белән уртаклаша Зөһрә. Үзенең укучылары белән дә горурланып сөйләде ул. Горурланырлык та шул, мәктәптә инглиз телен Зөһрә апаларыннан өйрәнгән укучылар, мәктәптән соң югары уку йортларында укый башлагач, студент программалары буенча Англия, Шотландия, Америка шәһәрләрендә эшлиләр. Остазның нәтиҗәсе – шәкертендә. Дөрестән дә, нигезе мәктәптә салынган төпле белемнең нинди югарылыкларга күтәрелергә мөмкинлегенә ачык мисал бу. “Алар истәлек итеп алып кайткан китап, альбомнардан да кадерле бүләк юк, дәресләр алып барыр өчен иң кирәкле материал алар”, – ди Зөһрә. Аның белән аралашканда, ирексездән, күз алдыма балаларын читкә очырып, үзе дә шулардан калмый канат ныгыткан очар кош килде. Булганы белән генә канәгатьләнеп кала торганнардан түгел Зөһрә. Чит илдә укуын уңышлы тәмамлап, Кембридж университетының 3 модульдән торган махсус халыкара квалификация имтиханнарын тапшырып кайта ул. Ә ул имтихан нәтиҗәләрен чагылдыручы сертификат аңа дөньяның теләсә-кайсы почмагында инглиз теле укыта алу мөмкинлеген бирәчәк. Шул ук вакытта ул башка чит тел белгечләре өчен тьютор булып та тора. Инглиз теле укытучылары өчен чит илдә стажировка оештырган Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгына, уңышларының төп этәргече булган Наил абый Габидуллин җитәкләгән үзе эшләгән Күңгәр урта мәктәбе коллективына, теләктәшлек белдереп ярдәм күрсәткән район хакимиятенә, мәгариф бүлегенә рәхмәте чиксез аның. Зөһрә Госманованың үз эшенә бирелгәнлеге күпләребезгә үрнәк булып тора. Яулыйсы үрләр алда әле. Ә ул алга куйган максатына ирешә торганнардан. Шулай булгач бу исемне без генә түгел, республика халкы да күп ишетер әле. Ишетергә язсын, уңышлар сиңа, ЗөҺрә!