«Өлкән кешене тәрбиягә алучы гаилә»

2019 елның 26 июле, җомга

2019 елның 25 июлендә «Өлкән кешене тәрбиягә алучы гаилә» республика проекты кысаларында Әтнә муниципаль районында «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Сәләхиева Зөлфирә Зөфәр кызы һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре чираттагы тапкыр тәрбиягә алган өлкән яшьтәге гражданның яшәү шартларын тикшерделәр.

Нурсия Гыйльметдин кызы озаквакытлар үзенең бердән бер улы тәрбиясендә урын өстендә яткан.  Аның вафатыннан соң, үз-үзенә хезмәт күрсәтә алмыйча, өлкәнкеше интернат-йортка урнашырга була. Әлеге тарихны ишетеп, Бадиковлар гаиләсеНурсия Гыйльметдинкызын үзенә опекага алырга теләк белдерде. Әбинең өйдә үз бүлмәсе бар.  Гадәттә ул телевизор карый, оныклары белән аралаша.

Тикшерү барышында өлкән кешегә гаиләдә тиешле дәрәҗәдә игътибар бирелә дигән нәтиҗә ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International