Урып-җыю старт алды

2012 елның 19 июле, пәнҗешәмбе

– Эшне Олы Әтнәнең очкычлар төшә торган мәйданчыгы артындагы басуда башладылар, – диде ул.

 

Тулырак мәгълүмат алырга теләп, хуҗалыкның җитәкчесенә дә, бригадирларына да мөрәҗәгать иттек. Ахыр чиктә, Күәм сусаклагычы белән янәшә урнашкан борчак басуында эшләүче “МакДон” янына барып җиттек.

 

– Иң авыры – борчак культурасын егу. Төптән үк “корытып” алырга кирәк, – дип каршы алды безне комбайнчы Фоат Шә­рәфетдинов.

 

Кискеч сегментларына таш, төрле предметлар эләгү мөмкинлеген күз алдында тота ул. Бирегә фотокорреспондентыбыз Хәйдәр Гарипов белән килгәндә дә, комбайнчы кискечне көйләргә туктаган иде.

 

– Ел үзенчәлекле килде: урып-җыюга елдагыдан 2 атна чамасы иртәрәк тотындык, – ди ул.

 

Әле җомга көнне үк югарыда телгә алган аэродром артындагы борчакны еккан. Суктырып та алганнар.

 

– Әлегә чыгышы әйбәт күренә, – ди хуҗалык җитәкчесе Илфат Хәкимов.

 

Ә менә комбайнчы:

 

– Борчакны еккач берничә көн яткырырга кирәк. Чөнки, арада әле яшелләре дә бар. Алары шул килеш кибеп катып, орлыкка ярамаячаклар, – дип саный.

 

“Хуҗалыкта күптән эшлисезме?” – дип кызыксынуыбызга:

 

– Урта мәктәпнең V классыннан, 1971нче елдан руль артында мин, – диде.

 

Бу чорда комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән. Мәктәпне тәмам­лагач, Үзбәкстан якларында йөреп кайткан. Ә 1989 елдан кабат комбайн руле артында. “Сельхозтехника”да эшләгән һәм 14 ел дә­вамында “Шахтер”да урып-җыйган. 2003нче елдан Г.Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумында сантехник-эретеп ябыштыручы хезмәтен башкара, “Тукай” хуҗалыгында урып-җыя. Кияве Илнар Галиев белән бергә эшлиләр.

 

– Чит ил комбайны яхшы шул, – дип “МакДон”ны мактый. – Көн эссе булса да, кабинада рәхәт: кондиционер бар. Тузан кереп азапламый. Ике тапкыр алып килеп ашаталар.

 

“Басуның төрлесен күргән кеше буларак уңышны бәяләп карагыз әле”, – дим.

 

– Анысын ук әйтә алмам. Шулай да масса елына күрә ярыйсы күренә. Артык калын да түгел, – ди комбайнчы.

 

 “Дусым” хуҗалыгы җитәкчесе Хәмит Гәрәев тә борчактан яхшы уңыш өмет итүен белдерде. Ә “Ленин” хуҗалыгыннан:

 

– Иртәгә (18 июль көнне) суктырып алырга җыенабыз, яңгыр гына яумасын инде... – дигән хәбәр алдык.

 

Эш шунда, хуҗалык белгечләренә: “Борчакка кайчан чыгасыз инде? Яңгыр явар иде...” – дип мөрәҗәгать итүчеләр булган. Әйе, яңгыры да кирәк, аеруча бәрәңгегә, әмма урып-җыюны да югалтуларсыз тәмамлыйсы килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International