– Эшне Олы Әтнәнең очкычлар төшә торган мәйданчыгы артындагы басуда башладылар, – диде ул.
Тулырак мәгълүмат алырга теләп, хуҗалыкның җитәкчесенә дә, бригадирларына да мөрәҗәгать иттек. Ахыр чиктә, Күәм сусаклагычы белән янәшә урнашкан борчак басуында эшләүче “МакДон” янына барып җиттек.
– Иң авыры – борчак культурасын егу. Төптән үк “корытып” алырга кирәк, – дип каршы алды безне комбайнчы Фоат Шәрәфетдинов.
Кискеч сегментларына таш, төрле предметлар эләгү мөмкинлеген күз алдында тота ул. Бирегә фотокорреспондентыбыз Хәйдәр Гарипов белән килгәндә дә, комбайнчы кискечне көйләргә туктаган иде.
– Ел үзенчәлекле килде: урып-җыюга елдагыдан 2 атна чамасы иртәрәк тотындык, – ди ул.
Әле җомга көнне үк югарыда телгә алган аэродром артындагы борчакны еккан. Суктырып та алганнар.
– Әлегә чыгышы әйбәт күренә, – ди хуҗалык җитәкчесе Илфат Хәкимов.
Ә менә комбайнчы:
– Борчакны еккач берничә көн яткырырга кирәк. Чөнки, арада әле яшелләре дә бар. Алары шул килеш кибеп катып, орлыкка ярамаячаклар, – дип саный.
“Хуҗалыкта күптән эшлисезме?” – дип кызыксынуыбызга:
– Урта мәктәпнең V классыннан, 1971нче елдан руль артында мин, – диде.
Бу чорда комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән. Мәктәпне тәмамлагач, Үзбәкстан якларында йөреп кайткан. Ә 1989 елдан кабат комбайн руле артында. “Сельхозтехника”да эшләгән һәм 14 ел дәвамында “Шахтер”да урып-җыйган. 2003нче елдан Г.Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумында сантехник-эретеп ябыштыручы хезмәтен башкара, “Тукай” хуҗалыгында урып-җыя. Кияве Илнар Галиев белән бергә эшлиләр.
– Чит ил комбайны яхшы шул, – дип “МакДон”ны мактый. – Көн эссе булса да, кабинада рәхәт: кондиционер бар. Тузан кереп азапламый. Ике тапкыр алып килеп ашаталар.
“Басуның төрлесен күргән кеше буларак уңышны бәяләп карагыз әле”, – дим.
– Анысын ук әйтә алмам. Шулай да масса елына күрә ярыйсы күренә. Артык калын да түгел, – ди комбайнчы.
“Дусым” хуҗалыгы җитәкчесе Хәмит Гәрәев тә борчактан яхшы уңыш өмет итүен белдерде. Ә “Ленин” хуҗалыгыннан:
– Иртәгә (18 июль көнне) суктырып алырга җыенабыз, яңгыр гына яумасын инде... – дигән хәбәр алдык.
Эш шунда, хуҗалык белгечләренә: “Борчакка кайчан чыгасыз инде? Яңгыр явар иде...” – дип мөрәҗәгать итүчеләр булган. Әйе, яңгыры да кирәк, аеруча бәрәңгегә, әмма урып-җыюны да югалтуларсыз тәмамлыйсы килә.