ЯҢАЛЫКЛАР


9
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Елдагыча зур конвертлар белән салым түләргә кирәклеген искәртеп хатлар килә башлады. Түләү срогы – 1 октябрь! Игътибар белән карагыз, түләрмен әле дип кырыйга алып куеп онытмагыз, элекке кебек 1 ноябрьдә түлисе түгел

8
июль, 2015 ел
чәршәмбе
Ниләр генә уйлап бетерми бу арылар, дүшәмбе көнне бөтенебезне гаҗәпкә калдырып, “Балыкчылар көне” үткәреп, уха пешерделәр. Ничек инде Рамазан аендамы?– дип сораучылар да аз булмады. Иң гаҗәбе, Рамазан аенда шул, уразасын тотып, авызын да ачып, күңелле итеп ял да иттеләр

7
июль, 2015 ел
сишәмбе

Мамадышта узган “Авыл яшләре көннәре”нең соңгы нәтиҗәләре турында соңрак хәбәр итәрбез. Беренчел мәгълүматларга караганда, Иске Җогып авылыннан Сабирҗановлар гаиләсен призлы – 3 урын алулары белән котларга була. Шахматчыларыбыз чыгышы да мактауга лаек, алар 4 урын яуладылар. Районның спорт, яшьләр эше һәм туризм комитеты җитәкчесе Камил Сираҗиев та 42 район спортчылары арасында барган ярыш нәтиҗәләрен начар дип санамый.


6
июль, 2015 ел
дүшәмбе

Татарстанның 27 районында гадәттән тыш хәл игълан ителде. Сәбәбе – корылык.

Әтнә халкына бу хакта ишетү сәеррәк тоелыр. Шөкер, әлегә кадәр яңгырдан өзелеп торган юк. Июнь ае шактый явым-төшемле булды, июль аеның башы да шулай ук дәвам итә. Күршеләргә күз салыйк.


4
июль, 2015 ел
шимбә
Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сводкасы мәгълүматларына караганда, агымдагы елның 3 июлендә республикада 3588,7 тонна тулаем сөт савып алынды. Алдагы елның шул ук көн күрсәткеченнән 123,5 тоннага артык бу. Дөрес, ай1 башына һәм узган көнгә карата кимү күзәтелә.

3
июль, 2015 ел
җомга
Казан Кремлендә Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев хезмәт ветераны, Бөек Ватан сугышы ветераны , бүген 90 яшен тутыручы якташыбыз Фәйзи Галиев белән очрашты.
Очрашу барышында Минтимер Ш
әймиев ветеранны олы юбилее белән котлап, күп еллык хезмәттәшлеге өчен рәхмәт әйтте. Ул Фәйзи аганың кешеләрне хөрмәт итүче җитәкче булганлыгына, хуҗалык хезмәтчәннәренең тормышын яхшыртуга зур өлеш кертүенә басым ясады.”Сез – легендар шәхес, акыллы һәм зирәк җитәкче буларак, республика җитәкчелегенең ныклы терәге булдыгыз”,– диде ул.


2
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе

1 июль көнне, Әтнәгә эшлекле визит белән Татарстан Республикасы премьер- министры урынбасары, Фән һәм мәгариф министры  Энгель Навап улы Фәттахов килде.

Энгель Навап улының Әтнә районына беренче генә килүе түгел. Моңа кадәрге килүендә дә  Габдулла Тукай исемендәге Әтнә  авыл хуҗалыгы техникумында республика программасы нигезендә башланган төзекләндерү эшләренең ничек барачагы белән танышып, файдалы киңәшләрен биреп,  даими  кызыксынып торачагын белдергән иде.

1
июль, 2015 ел
чәршәмбе

Күшәр күмәк хуҗалыгында тиздән яңа торак комплексы эшли башлаячак.

800 баш сыерга исәпләнгән әлеге комплекска узган елны ук нигез салынган. Төзелешнең подрядчигы – Арчадан  ИП Төхвәтуллин. Әлеге шәхси эшмәкәр бригадасы егетләре район хуҗалыкларына яхшы таныш. Алар белән хезмәттәшлек нәтиҗәсендә районда бик күп яңа комплекслар үсеп чыкты.


30
июнь, 2015 ел
сишәмбе
Рухи байлыкны җуймыйк Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасында китап укучыларның язучылар белән очрашуы булып узды. Әдәбият елы уңаеннан Татарстан китап нәшрияты матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә оештырылган “ Китап бәйрәме“ әдәби –мәдәни чаралар циклы безнең районнан башланып китт

29
июнь, 2015 ел
дүшәмбе
4-5 июль көннәрендә Әтнә дәүләт драма театры  ПРЕМЬЕРА белән театрның чираттагы сезонын яба. Гамир Насрый "Яшел эшләпә" музыкаль комедиясе җырлары-биюләре, артистлар уены белән тамашачы күңелен яулар дип өметләнәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International