Әтнәләрнең чираттагы ярминкәсе 8 октябрь көнне - бүген уза. Бу көнне 4 күмәк хуҗалыкның һәрберсе 500 литр сөт алып бара. Чират торып иртә белән үк алып бетерәләр. Моннан тыш 3 күмәк хуҗалык “КамАЗ” машиналарыннан бөртеклеләр белән сәүдә итә. Янә 2сендә терлек итләре була.
Авыл җирлекләре өлеше дә саллы. Нәрсә генә юк монда. Тозлаган, киптергән яшелчә-җимеш, төрле вареньелар, тавык йомыркалары, бакчада үскән төрле нигъмәт, май, каз, тавык... сарык итенә кадәр бар!
Кыскасы, авыл яшәсә, шәһәрләр ач булмас. Ә ярминкәләр декабрь аенда да гөрли әле.
Ярминкәнең чагыштырма бәяләренә күз салыгыз.
Кош ите – килосы 115 сум;
Күркә ите – килосы 235 сум;
Сыер, бозау ите – килосы 250-300 сум;
Дуңгыз ите – 230-270;
Сарык ите – 320-380;
Югары категорияле бер дистә йомырка – 55 сум;
Яхшы (отбоная) категорияле бер дистә йомырка – 50 сум;
Беренче категорияле бер дистә йомырка – 45;
Сөт (бүлеп бирелә) – литры 28-30;
Каты төр сыр – килосы 280-300;
Сыер мае – килосы 300;
Шикәр комы – килосы 44;
Югары сорт он – килосы 20 сум;
Карабодай – килосы 49 сум;
Бәрәңге – килосы 10 сум;
Кишер – килосы 12-15 сум;
Ашханә чөгендере – килосы 12-15 сум;
Суган – килосы – 17-18 сум;
Кәбестә – килосы 8-10 сум;
Бодай – килосы 9 сум;
Арпа – килосы 8 сум;
Арыш – килосы 6 сум;
Балык (карп) – килосы 150 сум.