28 ноябрь көнне Казанның 8 мәйданчыгында традицион шимбә ярминкәләре дәвам итә. Шәһәр халкы Татарстан авылларында җитештерелгән азык-төлек, ашамлыкларны түбән бәяләрдән бик теләп сатып ала.
Әтнә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре Кәрим Тинчурин урамы, 19 йорты янындагы мәйданда сәүдә итәләр. Казанлылар, килми калмагыз!