Әтнәдә дә уракка төштеләр

2014 елның 5 августы, сишәмбе
4 августка “Дусым” 274 гектар мәйданда арыш суктырып, 7603 центнер уңыш җыеп алды. Чыгышы һәр гектардан уртача 27,7 центнер тәшкил итә. “Ленин” да барысы 2640 центнер уңыш җыеп алган, уртача уңыш – 22 центнер/гектар тирәсе. Арыш “Таң”, “Мәңгәр”, “Шахтер”, “Тукай” амбарларында да урын алды.

Көзге бодай районда күп мәйдан биләми. 480 гектарда үскән көзге бодайның 349 гектары теземнәргә салынды инде. Бу культураның уртача уңышы һәр гектардан 31,2 центнер. Ә “Ленин”да 35 центнер/гектардан артык!

4 август көнне “Ленин”ның Эшкәтә авылы янындагы арыш басуында, комбайнчылар янында булдык. Игенчеләрнең күңелләре күтәренке.

– Елына күрә яхшы уңышка өметләнәбез... Тик баштарак, кирәк вакытта яңгыр булмады бит, – диләр.

Ә гомумән алсак, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алган сводка нәтиҗәләре түбәндәгечә.

Беренче багана – хуҗалыклар, икенче – эшләргә тиеш барлык, өченче – 4 августка суктырылган мәйданнар (гектарларда), дүртенче – суктырып алган барлык ашлык (центнерларда), бишенче – уртача уңыш (центнер/гектарда)

Дусым           1730   350     9556   27,3

Күңгәр           1045   –          –          –

Күшәр            934     –          –          –

Ленин             3648   223     6273   28,1

Таң                 2672   40       720     18,0

Мәңгәр          1935   50       1021   20,4

Ташчишмә     1070   –          –          –

Шахтер          3026   210     3679   17,5

Уңыш             1900   –          –          –

Тукай              3617   200     3692   18,5

Районда        21577 1073   24941 23,2

 

Хәйдәр ГАРИПОВ фотосында сулдан уңга игенчеләр Айдар Шакиров, Айдар Сабирҗанов, Фердинат Сабирҗанов,  Рамил Хөснетдинов ял вакытында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International