Көзге бодай районда күп мәйдан биләми. 480 гектарда үскән көзге бодайның 349 гектары теземнәргә салынды инде. Бу культураның уртача уңышы һәр гектардан 31,2 центнер. Ә “Ленин”да 35 центнер/гектардан артык!
4 август көнне “Ленин”ның Эшкәтә авылы янындагы арыш басуында, комбайнчылар янында булдык. Игенчеләрнең күңелләре күтәренке.
– Елына күрә яхшы уңышка өметләнәбез... Тик баштарак, кирәк вакытта яңгыр булмады бит, – диләр.
Ә гомумән алсак, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алган сводка нәтиҗәләре түбәндәгечә.
Беренче багана – хуҗалыклар, икенче – эшләргә тиеш барлык, өченче – 4 августка суктырылган мәйданнар (гектарларда), дүртенче – суктырып алган барлык ашлык (центнерларда), бишенче – уртача уңыш (центнер/гектарда)
Дусым 1730 350 9556 27,3
Күңгәр 1045 – – –
Күшәр 934 – – –
Ленин 3648 223 6273 28,1
Таң 2672 40 720 18,0
Мәңгәр 1935 50 1021 20,4
Ташчишмә 1070 – – –
Шахтер 3026 210 3679 17,5
Уңыш 1900 – – –
Тукай 3617 200 3692 18,5
Районда 21577 1073 24941 23,2
Хәйдәр ГАРИПОВ фотосында сулдан уңга игенчеләр Айдар Шакиров, Айдар Сабирҗанов, Фердинат Сабирҗанов, Рамил Хөснетдинов ял вакытында.