Әтнәгә Җәлил хәзрәт килде

2014 елның 30 апреле, чәршәмбе

Биредә ул мәктәпләрнең өлкән сыйныф укучылары белән очрашты. “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Алия Абдуллина әйтүенчә, очрашуның төп максаты – балаларга тәрбия кануннарын сеңдерү. Җәлил хәзрәт сөйләгәннәрдән аерым мизгелләрне мисал итеп китерү урынлы булыр.

Беренче чиратта калеб, ягъни, күңел мәсьәләсен ачыклады. Кешене кеше итә торган  4 сыйфатка кагылып үтте.  Аларның беренчесе – акыл, дип саный ул. “ә ул намаз белән тәрбияләнә, фән белән баетыла”, – дип тә өстәде. Икенче сыйфат – дин, дип билгеләде. “Әмма аны көнчелек чыгарырга мөмкин, ирек бирмәгез”, – диде. Өченче сыйфат – оят төшенчәсе икән. Монысы аеруча хатын-кызга, ә кыз балага яшь чагыннан ук кагыла, дигән фикердә Җәлил хәзрәт. Шул ук вакытта оятны нәфес чыгару мөмкинлеген ассызыклады. Ә дүртенчесе – изге гамәл икән. Анысын өлешләргә бүлеп, мисаллар белән дәлилләде.

Кыскасы, бик кирәкле һәм мәгънәви очрашу узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International