Биредә ул мәктәпләрнең өлкән сыйныф укучылары белән очрашты. “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Алия Абдуллина әйтүенчә, очрашуның төп максаты – балаларга тәрбия кануннарын сеңдерү. Җәлил хәзрәт сөйләгәннәрдән аерым мизгелләрне мисал итеп китерү урынлы булыр.
Беренче чиратта калеб, ягъни, күңел мәсьәләсен ачыклады. Кешене кеше итә торган 4 сыйфатка кагылып үтте. Аларның беренчесе – акыл, дип саный ул. “ә ул намаз белән тәрбияләнә, фән белән баетыла”, – дип тә өстәде. Икенче сыйфат – дин, дип билгеләде. “Әмма аны көнчелек чыгарырга мөмкин, ирек бирмәгез”, – диде. Өченче сыйфат – оят төшенчәсе икән. Монысы аеруча хатын-кызга, ә кыз балага яшь чагыннан ук кагыла, дигән фикердә Җәлил хәзрәт. Шул ук вакытта оятны нәфес чыгару мөмкинлеген ассызыклады. Ә дүртенчесе – изге гамәл икән. Анысын өлешләргә бүлеп, мисаллар белән дәлилләде.
Кыскасы, бик кирәкле һәм мәгънәви очрашу узды.