26 август көнне Әтнә районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә Татарстан Республикасы көненә багышланган вакантлы эш урыннары мини-ярминкәсе узды. Чарада Әтнә үзәк хастаханәсе һәм "Мирас+" ҖЧҖ вәкилләре катнашты. Эш эзләүчеләргә һәм эшсез гражданнарга вакансияләр тәкъдим ителде: фельдшерлар, кондитерлар, Экспедиторлар, территорияне җыештыручылар. Мини-ярминкәгә килүчеләр вакансияләр турында кирәкле мәгълүмат алдылар, шулай ук хезмәт законнары, эш белән тәэмин итү турындагы законнар мәсьәләләре буенча мәшгульлек хезмәте белгечләреннән консультацияләр алдылар. Мини-ярминкә нәтиҗәләре буенча мөрәҗәгать иткән гражданнарга эш бирүчеләр тәкъдим иткән вакансияләргә юлламалар бирелде.