20 нче июль көнне Арча районы Ташкичү авылында узган "Сөлгеле капка" ачык фольклор фестивалендә Әтнә район мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Сөмбел" халык фольклор ансамбле, "Тургай" триосы, Кышлау мәдәният йортыннан "Чишмә" халык фольклор ансамбле, Күшәр мәдәният йортыннан "Сердәшләр" вокаль ансамбле,
Комыргуҗа мәдәният йортыннан "Ромашка" бию төркеме,Əтнә район мәдәният йортыннан Илсөя Ибрагимова чыгыш ясадылар,дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
Алга таба да уңышлар теләп калабыз.