"Туган ягым" мәдәният һәм ял паркында "Baby boom" дип исемләнгән бик күңелле балалар өчен күңел ачу чарасы узды.

2022 елның 11 июле, дүшәмбе

8 нче июль көнне "Туган  ягым" мәдәният һәм ял паркында "Baby boom" дип исемләнгән бик күңелле балалар өчен күңел ачу чарасы узды.
  Беренче тапкыр безнең районда зур гаилә чарасы -  «Коляскалар Парады» белән башланып китте. Һәр катнашучы
бик матур,үзенчәлекле итеп бизәгәннәр иде.
Барысына да сокланып әфарин диясе генә кала. Бәйгегә нәтиҗә чыгару өчен, Жюри членнарын халык арасыннан сайлап куйдык.  
1 нче урында Олы Бәрәзә авылыннан Галлямовлар гаиләсе;
2 нче урында Яңа Әтнә авылыннан Садыковлар гаиләсе;
3 урында Яңа Җелби авылыннан Макуриннар һәм Түбән Бәрәскә авылыннан Шариповлар гаиләсе.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International