"Мәхәббәт һәм тугрылык" көненә багышланган бәйрәмдә, 50ел иңне-иңгә куеп, бер-берсен аңлап, хөрмәт итеп яшәгән 12 пар катнашты.

2022 елның 11 июле, дүшәмбе

8 нче июль - гаилә,мәхәббәт һәм тугрылык көне. Әтнә районында үрнәк гаиләләр бихисап. "Мәхәббәт һәм тугрылык" көненә багышланган бәйрәмдә, 50ел иңне-иңгә куеп, бер-берсен аңлап, хөрмәт итеп яшәгән 12 пар катнашты. Әлеге парлар һәрберебез өчен дә үрнәк.
 Иске Җогып авылыннан 60 ел гомер иткән Әхәт һәм Фәймә Әхмәтшиннар гаиләсе "Мәхәббәт һәм тугрылык" медале белән бүләкләнделәр.  Ә 50 ел гомер иткән парларга район башлыгы Габделәхәт Хәкимов исеменнән рәхмәт хатлары һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. Әлеге бәйрәм чарасы чәй өстәле артында, Әтнә мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән концерт белән үрелеп барды.Гаиләләрегез бәхеткә күмелеп яшәсен иде дигән теләктә калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International