Әтнә муниципаль районы укучылары арасында XVI Спартакиада кысаларында Җиңел Атлетика буенча ярышлар узды

2022 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

31 нче май көнне Әтнә муниципаль районы укучылары арасында XVI Спартакиада кысаларында Җиңел Атлетика буенча  ярышлар узды. Ярышлар төп гомуми белем мәктәпләре, урта гомуми белем мәктәпләре һәм техникум арасында узды.

Ярыш нәтиҗәләре түбәндәгечә:

«А» төркеме (урта гомуми белем мәктәпләре һәм техникум арасында):

1 урын - Олы Әтнә урта белем мәктәбе;

2 урын - техникум;

3 урын - Күңгәр урта белем мәктәбе.

 «Б» төркеме (төп гомуми белем мәктәпләре арасында):

1 урын-Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе;

2 урын-Күшәр төп гомуми белем мәктәбе;

3 урын-Күлле-Киме төп гомуми белем мәктәбе.

Һәр команда көченнән килгәнчә тырышты. Ярыш тәмамланганнан соң, тантаналы котлау, җиңүчеләрне грамоталар һәм медальләр белән бүләкләү өлеше булды. 1 урынны алган командалар күчмә кубокка ия булдылар.

 

Ярыштан соң, барлык катнашучылар да кыр ашханәсендә әзерләнгән тәмле уха һәм ботка белән сыйландылар.

Бик күңелле спорт бәйрәме булды!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International