“Ал чәчәк” бию коллективы «Каравон” рус фольклоры фестивалендә

2022 елның 31 мае, сишәмбе

28 нче май көнне Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының Никольское авылында «Каравон” рус фольклоры фестивале узды. Әлеге матур бәйрәмдә Әтнә балалар сәнгать мәктәбенең “Ал чәчәк” бию коллективы (җитәкчесе Абдуллина Алия Ринат кызы) "Единственный" биюе белән чыгыш ясады. Шулай ук, әлеге фестивальдә Республикакүләм агачтан сыннар ясаучыларның конкурс-фестиваленә дә нәтиҗә ясалды. Безнең районның оста сыннар ясаучысы Күңгәр мәдәният йортыннан Хакимзянов Мәхмүт абый да әлеге бәйгедә катнашты (җитәкчесе Мөхәммәдъярова Ләйсән Данил кызы). Ул “Тамашачылар мәхәббәте” дигән номинациядә җиңү яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International