Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан Олы Әтнәдә урнашкан “Туган ягым” мәдәният һәм ял паркында “Илаһи моң” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үтте. Моңарчы “Илаһи моң” татар халкының рухи мирас үрнәкләре һәм фольклор әсәрне башкаручыларның региональ бәйгесенең йомгаклау өлеше булып узган иде. Бу бәйгедә мәртәбәле жюри катнашучыларга үзләренең башкару осталыгына һәм эчтәлекне ачып бирү, ачык һәм аһәнле яңгырашка, репертуарга, сәхнә костюмнарының ислам конкурсына туры килүгә игътибар бирде. Һәрбер катнашучы игътибарга лаек иде. Шушы конкурста катнашучыларның иң-иңнәре әлеге мәдәни чарада чыгыш ясады. Аларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.