20 нче май көнне АШЫТ мәдәният-спорт үзәгендә егетләр һәм кызлар арасында шахмат буенча спорт мәктәбе беренчелеге ярышы узды. Ярыш районда шахмат төрен популярлаштыру, сәлатле уенчыларны сайлап алу, укучылар арасында дуслык җепләрен ныгыту максатыннан үткәрелде. Барлык уенчылар да лаеклы катнаштылар. Уен нәтиҗәләре түбәндәгечә:
Кызлар арасында:
1 урын – Мавлетдинова Зәлия;
2 урын - Хәкимуллина Раушания;
3 урын - Мавлетдинова Лидия;
егетләр арасында;
1 урын – Сәгъдиев Раяз;
2 урын – Галиев Инсаф;
3 урын – Аскаров Марат