Халыкара гаилә көне бәйрәм итү кысаларында “Гаилә-иң зур бәхетем” дип исемләнгән Республикакүләм конкурс үткәрелде

2022 елның 16 мае, дүшәмбе

Халыкара гаилә көне бәйрәм итү кысаларында “Гаилә-иң зур бәхетем” дип исемләнгән Республикакүләм конкурс үткәрелде. “Гаилә” бер карашка гади генә тыелган төшенчәнең дә үз ныклыгы бар. Ул да булса - балалар. Кешеләрне балалар белән бәйле куанычлар, мәшәкатьләр, борчулар яшәтә, эшләтә, киләчәккә максатлар куярга өнди. Әлеге конкурста Татарстан Республикасыннан бик күп районнар катнашты. Әтнә районыннан бу конкурста Олы Әтнә авылында яшәүче Шәрәфиевлар гаиләсе катнашты. “Гаилә-минем кечкенә ансамбль” конкурс номинациясендә,  Әтнә районының сәнгатькә гашыйк, уңган, тырыш, үз эшләрен яратып башкаручы укытучылар - Шәрәфиевлар гаиләсе җиңү яулады. Шәрәфиевлар гаиләсен котлап, аларга гаилә бәхете һәм иҗади уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International