9 Май көнне – “Туган ягым” мәдәният һәм ял паркында Бөек Җиңүнең 77 еллыгы зур итеп билгеләп үтелде

2022 елның 11 мае, чәршәмбе

9 Май көнне – “Туган ягым” мәдәният һәм ял паркында Бөек Җиңүнең 77 еллыгы зур итеп билгеләп үтелде. Парад,”Үлемсез полк”,веноклар куелды.Оешмалар,мәктәп укучылары,техникум студентлары,укытучылар,берсе дә читтә калмады.Быелгы бәйрәмдә халык башка елга караганда кубрәк иде.
   Бөек Җиңү бәйрәме белән тәбрикләү өчен сүз,сугышның  ачысын-төчесен татыган сугыш чоры балалары исеменнән Рубис абый Шакировка бирелде.
   Г.Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры бинасы янында “Полевая кухня”да зур казанда ботка пешерелде,учакта кайнар коймак чыжлап пешеп торды.Бәйрәмгә килгән халык боткадан,коймактан да авыз иттеләр.
   Соңыннан,ветераннарыбыз хөрмәтенә бик матур концерт күрсәтелде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International