Коррупциягә – юк!

2022 елның 14 апреле, пәнҗешәмбе

Бүгенге көндә муниципаль хезмәткәрләр керемнәре һәм мөлкәтләре турында еллык мәҗбүри хисап тоталар.

Муниципаль хезмәткәрләр һәм муниципаль вазыйфаларны биләүче затлар, район Советы депутатлары керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында, шул исәптән үз балалары һәм ирләре (хатыннары) өчен дә, декларацияне 30 апрельгә кадәр тапшырырга тиешләр.

Районда барысы 51 муниципаль хезмәткәр, район һәм авыл Советы депутатлары керемнәре, чыгымнары, милке һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүмат бирәләр. Мәгълүматта районның барлык муниципаль хезмәткәрләре узган ел күпме акча эшләүләре, аларда нинди күчемсез милек рәсмиләштерелүе, нинди транспортта йөрүләре, аларның кайсы банкларда счетлары ачылган һәм башкалар турында хәбәрләр языла.

Дәүләт, муниципаль хезмәткәрләренең һәм вазыйфаи затларның мөлкәти хәлен контрольдә тоту коррупцияне профилактикалау өлкәсендә иң нәтиҗәле чараларның берсе булып тора. Бүгенге көндә мондый алым күп кенә илләрдә кулланыла. Безнең законнарда бу чара «Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында»гы Федераль законда беркетелгән. «Коррупциягә каршы көрәш турында»гы закон кабул ителгәннән соң вазыйфаи затларның һәм муниципаль хезмәт белән бәйле башка гражданнарның милек хәленә контроль көчәйде һәм ул елдан-ел камилләшә бара. Әлеге мәгълүматлар ел саен район сайтында законда билгеләнгән срокларда урнаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International