Яз бәйрәме Нәүрүз

2022 елның 21 марты, дүшәмбе

21 март Яз бәйрәме Нәүрүз булып үтте. Бу көнне буранлап торуга карамастан балаларның шат тавышларыннан бөтен театр алды гөрләп торды. Балалар бакчасыннан да балаларны алып килгәннәр иде. Ә бәйрәмнең иң төп герое Нәүрүз-балаларга конфетлар өләште, балаларның тапкырлыкларын тикшереп, табышмаклар әйтте, балалар берсеннән берсе уздырып җавапларын әйттеләр. Балалар төрле-төрле уеннарга катнашып, кайнар чәй, коймактан авыз итеп, карга боткаларын ашап таралыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International