17-19 март көнне “Созвездие-Йолдызлык-2022” телевизион фестиваленең зона туры Арча шәһәрендә булып узды. Әтнә районыннан да талантлы нәни йолдызчыкларыбыз уңышлы чыгыш ясадылар. Барлыгы 80гә якын кеше катнашты, шуларның 30 финалга чыкты. Безнең яшьләребез өметле. Киләчәктә дә аларга зурдан зур уңышлар, югары үрләр теләп калабыз.