11-13 нче март көннәрендә Казан шәһәрендә 2004-2005 нче елгы егетләр арасында көрәш буенча Россия Беренчелеге үтте. Безнең спорт мәктәбе егете Зиннәтуллин Даил үз авырлыгында Россия Чемпионы булды. Даилне һәм аның тренеры Сафин Руслан Җәмил улын чын күңелдән котлыйбыз! Алга таба да уңышлар гына теләп калабыз.