Район администрациясе каршында эшләп килгән террорчылыкка каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

2022 елның 22 феврале, сишәмбе

22 февраль конне район администрациясе каршында эшләп килгән террорчылыкка каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

 

Утырышның көн тәртибендә 5 тәкъдим каралды. Әтнә муниципаль районы территориясендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган көн, 8 март халыкара-хатын кызлар конен бәйрәм итүгә, шулай ук иҗтимагый иминлекне көчәйтү буенча өстәмә чаралар тәэмин итү турында сөйләшенде.  Шулай ук дини гыйбадәт учреждениеләре , мәгариф, мэдэният объектларының иминлек паспортларын актуальләштерү эшенең барышы турында, Коморгуҗа авыл җирлегендә террорчылыкка каршы эш торышы турында сөйләшенде. 

Дөрестән дә, уяулык һәрвакыт кирәк. Бу хакта  комиссия председателе дә кисәтеп үтте. Соңгы вакытларда йөрәк өзгеч террорчылык актлары турында еш ишетәбез. Шуңа күрә бу хакта кабат сөйләшү урынсыз түгел.  Утырыш барышында Эчке эшләр бүлеге башлыгы  Ленар Минһаҗев, мәдәният бүлеге җитәкчесе Алия Әбдуллина, мәгариф бүлеге җитәкчесе Алинә Мөхэмәтгалиеваның , имам хатыйб Наиль хәзрәтнең чыгышлары тынланды. Булган кимчелекләргә басым ясалды.

Һәр чараны тыныч, күңелле итеп үткәрергә насыйп булсын иде диеп, утырыш тәмамланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International