15 нче февраль көнне, Әтнә спорт мәктәбе хоккей площадкасында 2010 нчы елгы һәм аннан да кечерәк мәктәп укучылары арасында “Киез итекле хоккей” ярышы булып утте. Бу ярышта 7 команда катнашты. Алар Олы Әтнә, Бәрәскә, Күңгәр, Олы Мәнгәр, Күәм, Комыргуҗа, Түбән Көек мәктәпләре. Ярыш нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә:
1 нче урын - Күңгәр мәктәбе
2 нче урын - Олы Мәңгәр мәктәбе,
3 нче урын - Олы Әтнә мәктәбе,
4 нче урын - Бәрәскә мәктәбе.
Җиңүчеләр һәм призерлар кубок, грамоталар, медальләр һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.