12 февраль көнне Әтнә балалар сәнгать мәктәбенең "Ал чәчәк" бию коллективы - җитәкчесе Абдуллина Алия Ринат кызы, (педагоглары Корбанова Ләйсән Илдус кызы һәм Фазлыева Миләүшә Вагыйз кызы) "Вдохновение" Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестиваль-конкурсында катнаштылар һәм "Халык стильле биюе" номинациясендә 1 нче урынны яуладылар.
Коллектив солисты Шагиев Камил "Жюри симпатиясе" номинациясендә акчалата бүләк призына лаек булды.
Котлыйбыз! Киләчәктә дә һөнәри үсеш һәм иҗади җиңүләр телибез!