“Милли асылыбыз – туган телебездә, мәдәни мирасыбыз – халкым хәзинәсендә” дип исемләнгән Россия халыкларының мәдәни мирас елына багышланган күргәзмә оештырылды

2022 елның 9 феврале, чәршәмбе

9 нчы февраль көнне Г.Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры фойесында  Әтнә мәдәният бүлеге һәм Әтнә мәгариф бүлеге тарафыннан “Милли асылыбыз – туган телебездә, мәдәни мирасыбыз – халкым хәзинәсендә” дип исемләнгән Россия халыкларының мәдәни мирас елына багышланган күргәзмә оештырылды.Әлеге күргәзмәдә җирле һөнәрчеләрнең кул эшләре, чигелгән кулъяулыклар, картиналар, калфаклар, татар халык ашлары, корамалы тегү техникасы белән эшләнгән эшләнмәләр, Әтнә туган якны өйрәнү музее экспонатлары тәкъдим ителде. Әтнә үзәкләштерелгән китапханәләр системасы 1946 елдан 1962 елга кадәр булган район гәҗит төпләнмәләре һәм районыбызда яшәп иҗат итүчеләрнең район авыллар тарихы турында  булган китаплардан торган “Әтнә каләмле төбәк” дип исемләнгән күргәзмә оештырды. Интерактив тактада кунаклар алдында Әтнә мәдәният бүлеге иҗат итеп грант откан “Юллар” проекты презентациясе күрсәтелде. Күргәзмә белән танылган якташ шагыйрәбез Гөлүсә Батталова таныштырды. Күргәзмә Әтнә муниципаль районының чираттагы еллык сессия утырышына кайткан кунакларда, җитәкчеләрдә зур кызыксыну уятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International