2022 елның 9 февралендә Г. Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасында Әтнә муниципаль районынын, 2021 елда социаль икътисади усеш нәтиҗәләре һәм 2022 елга бурычлары буенча район Советы сессиясе булып утте. Бүгенге утырышта Татарстан Республикасы Дәуләт Советы Рәисе урынбасары Әхмәтов Марат Готыф улы, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы Депутаты Кәлимуллин Рөстәм Галиулла улы, район башкарма комитеты җитәкчесе, район прокуроры, район судьясы, район Советы депутатлары, чакырылган авыл хуҗалыгы, предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре катнашты.