Декларация кампаниясе турында

2022 елның 18 гыйнвары, сишәмбе

2022 елның 1 гыйнварыннан керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр бирергә тиешле затлар өчен декларация кампаниясе башланды. Мәгълүматлар кәгазь чыганакта, Россия Хезмәт министрлыгының керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләр бирү һәм 2022 елда (хисап 2021 елы өчен) (https://mintrud.gov.ru/ministry/programms/anticorruption/9/5) тиешле белешмә формасын тутыру мәсьәләләре буенча Россия Хезмәт министрлыгының методик тәкъдимнәре нигезендә тутырылган "БК белешмәсен" махсус программа белән бирелә.

Мәгълүматлар тапшыру мөмкин булмаганда, аларны кабул итүче органнарга (оешмага) почта элемтәсе аша җибәрергә тәкъдим ителә. Мәсәлән, хезмәт командировкасына яки ялга китеш очракларында, белешмәләр тапшыруны апрельгә кадәр сузмавыгыз , тиешле срокка кадэр тапшыра алуыгызны искэ тошереп үтәбез. Бу Сезнең өстә торган бурычларның берсе, декларация кампаниясе тәмамланганчы хәбәр бирсән уңайлы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International