Авиамодель спорты буенча республика ачык ярышлары

2021 елның 23 ноябре, сишәмбе

Зәй шәһәренең 4 нче урта мәктәбе базасында авиамодель спорты буенча чираттагы ачык ярышлар узды. Анда Әтнә муниципаль районы «Мәктәптән тыш эшләр үзәге» укучылары Фәйзуллин Азат - өлкән яшьтәге категориядә, Хәсәнов Рамил - урта, кече яшьтәге категориядә Ильвир Галимҗанов, тренерлары - авиамоделист Евгений Гущин җитәкчелегендә чыгыш ясадылар.

Ярышларда катнашу нәтиҗәсендә Хәсәнов Рамил «Урта яшь төркеме, F1N классы» категориясендә 2 урын, ә Фәйзуллин Азат - «Өлкән яшь төркеме, F1N классы» категориясендә 3 урын яулады. Шул рәвешле безнең егетләр команда зачетында 3 нче урында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International