Ветеринария белгечләре тарафыннан сыерлардан лейкоз һәм бруцеллезга тикшерү өчен эпизоотиягә каршы чаралар үткәрелде

2021 елның 29 апреле, пәнҗешәмбе

«Әтнә район дәүләт ветеринария берләшмәсе» дәүләт бюджет учреждениесенең ветеринария белгечләре тарафыннан 01.04. 2021 елның 29 апреленә кадәр Шахтер ҖЧҖендә, Әтнә районының «Ленин исемендәге нәсел заводы» АХҖКда сыерлардан лейкоз һәм бруцеллезга тикшерү өчен эпизоотиягә каршы чаралар үткәрелде. Шулай ук себер түләмәсе һәм ЭМКАРга каршы вакцинация ясадылар, шушы хуҗалыкларда мөгезле эре терлек туберкулезына тикшеренүләр уздырдылар. Шулай ук Әтнә районының барлык хуҗалыкларында терлекчелек биналарын дезинфекцияләделәр. Тукай районы ҖЧҖендә Даниядән китерелгән Голштин токымлы нәсел таналары  лейкоз һәм бруцеллез, ИРТ, парагрипп, хламидиоз, паратуберкулез һәм лептоспирозга тикшерелде.

 Әтнә районының шәхси секторында сыерлардан лейкоз һәм бруцеллезга тикшерү өчен кан алалар, туберкулезга тикшерәләр, Себер җәрәхәте һәм ЭМКАРга каршы вакциналар ясыйлар, шулай ук сарыклар һәм атларны вакциналаштыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International