“Әбием сандыгы” дип исемләнгән республикакүләм татар ашлары бәйгесе узды.

2021 елның 12 апреле, дүшәмбе
8 апрель көнне Буа ветеринария техникумында “Әбием сандыгы” дип
исемләнгән республикакүләм татар ашлары бәйгесе узды. Конкурсның
шартлары буенча катнашучылар токмач, куллама кисте, гөлбанак, урама һәм
кош теле пешерде. Жюри җитәкчесе аш-су остасы Резидә Хөсәенова
катнашучыларга үз бәясен бирде. 13 конкурсант арасында Габдулла Тукай
исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы студенты Әдилә Хәмидуллина 2
урынга лаек булды. Аны конкурска укытучылары Вәлитова Фаилә Рәшит
кызы, Низамова Рәзилә Мөхәммәт кызы әзерләде. Котлыйбыз
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International