Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әтнә муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Авыл җирлекләре
Идарә органнары
Район тормышы
Социаль эшмәкәрләргә һәм СО НКО ярдәм итә
Службы и организации района
Программы, проекты, конкурсы
Муниципаль контроль
О бюджете муниципального района
Муниципаль хезмәт
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Территориаль сайлау комиссиясе
Строительство и ЖКХ
Халык өчен мәгълүмәт
Кулланучыларның хокукларын яклау
Файдалы сылтамалар
Документлар
Статусные документы
Проекты документов
Решения Атнинского районного Совета
Постановления и распоряжения главы
Постановления и распоряжения РИК
Антикоррупционная экспертиза НПА
Матбугат хезмәте
Лента новостей
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Пресс-релизы
Официальные выступления главы
Официальный блог главы
Контакты
Обращения граждан
Нормативно-правовая база
Порядок и время приема граждан
Интернет-приемная
Обзор обращений граждан
Обратная связь
Контактная информация
Опросы населения
Телефоны доверия и горячей линии
Ваше мнение
Поддержка сайта
Муниципаль районнар
Әтнә муниципаль районы
МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ АРАСЫНДА ВИДЕОФЕСТИВАЛЬ
2013 елның 2 апреле, сишәмбе
Олы Мәңгәрдән Раяз һәм Рәсим Сәләтхетдиновлар катнашындагы Габделфәт Сафинның “Уф алла арбасы” клибы белән башланып киткән әлеге фестиваль моннан өч ел элек старт алган иде. Элеккеге елгылары турында үз күзләрем белән күрмәгәч, фикер алыша алмыйм, әмма быелгы видеофестиваль чыгышларын карагач, балаларыбыз өчен чын күңелдән куанып утырдым. Бәйгегә карата таләпләр буенча иң беренче чиратта иҗадилыкка, төшерү осталыгына, сюжетлар төрлелегенә игътибар бирелсә дә, боларның барысын да эченә алган фильмнар да байтак иде. Видеофестиваль музыкаль клиплар, кинофильмнар һәм видеофильмнар буенча бүленде. Музыкаль клиплар буенча шәхсән үземә иң ошаганы “Эзләнү эшенә нигезләнеп төшерелгән клип” номинациясендә җиңү яулаган Күәм мәктәбенең “Дулкын” студиясе төшергән “Сүнгән йолдыз яктысы” клибы булды. Күәм егете, Чернобыль фаҗигасе корбаны Реваль Низамов истәлегенә багышлап әзерләнгән әлеге клип мәртәбәле Казан кунакларында нинди фикерләр уяткандыр, әмма залда утырган күпләрнең күңел кылларына кагылуына иманым камил. Клипта Равил Садриев сүзләренә Күәм мәктәбенең 6 һәм 8 сыйныф укучылары Энҗе Абдуллина белән Фәрит Хафизовның җырны башкару осталыгы да югары дәрәҗәдә иде. Олы Әтнә мәктәбеннән җырчы егетебез Фаиль Сәфәров башкарган “Җиңү көне” җырына – “Иң яхшы башкаручы” номинациясендә, ә Яңа Шашы мәктәбеннән Ралия Шәрәфиеваның “Әйтелмәгән мәхәббәтем җырына – “Иң яхшы клип” номинациясендә урыннар бирелде. Иске Өҗем мәктәбенең “Дуслар кирәк” клибы – “Уңышлы сценарий”, Күлле Кимедән Алинә Сафина – “Нәни башкаручы”, Бәрәзә урта мәктәбеннән “Чайкала иген кырлары” җырына клип – “Туган якка мәдхия”, Олы Мәңгәр укучылары әзерләгән “Күрәсем килә” – “Патриотик хис тәрбияләүче клип” номинацияләрендә уңышка иреште. Соңгыларының нәкъ менә туган якны ярату, шулай ук үткәннәрне онытмый, киләчәк буында патриотик хис тәрбияләүгә керткән өлеше Казан кунагы, ТР Кинематография берлеге рәисе Илдар Матуровта да җылы тәэсирләр калдырган. “Коллегалар”, – дип мөрәҗәгать итте ул балаларга. ”Үзегезнең эшләрегездә туган ягыгызга зур игьтибар бирүегез, шул ук вакытта үткәннәрне дә онытмавыгыз, йөрәккә тиярдәй темалар сайлавыгыз мине шаккатырды. Бездә нигәдер үткәннәр инде онытылган, еракта калган дигән ялгыш фикер яши. Ләкин бу безнең үткәннәр. Үткәннәрен белмәгән, туган ягын сөймәгән кеше – кимчелекле, тулы булмаган кеше”. Кинофильмнар арасында Яңа Шашы мәктәбенең “Шулай бервакыт” – 3, Күңгәр продакшн төшергән “Кунак” фильмы – 2, Күшәр мәктәбенең “Тели белсәң генә теләк” фильмы 1 урынга лаек дип табылды. Ә инде видеофильмнарга килгәндә шул ук Күәм мәктәбе экология һәм табигатьне саклау елына багышлап төшергән Ашыт тыюлыгы турындагы “Табигать уртак йортыбыз” фильмы фестивальнең өченче, Комыргуҗа мәктәбе күренекле якташыбыз Шиһабедтин Мәрҗәнинең 195 еллыгына багышлап төшерелгән “Бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт” фильмы – икенче, Бәрәскә мәктәбенең үзләренең театр студиясенең эшен яктырткан “Театрның йөрәк тибеше” фильмы беренче дәрәҗә лауреат исемнәренә лаек дип табылды. Фестивальгә карата кунаклардан да бары уңай фикерләр генә ишеттек. Актер, кинопродюссер Марсель Тимофеев үзенең чыгышында” Арагызды кино өчен сайланып алырдайларыгыз бар, аларга игътибар иттек”,– дип балаларны үсендереп җибәрсә, “Татаркино” оешмасы вәкиле Радик Михайлов “Могҗизалы мизгелләр кичердем.Үзем өчен , иҗатым өчен бик күп нәрсәләр алдым”,– дип фикерләре белән уртаклашты. Шәхсән үзем кино сәнгатеннән бик ерак торсам да,оештыручыларга тәкъдимем бар – киләчәк фестивальләрдә тематик бүленешкә һәм яшь аермаларына да игътибар ителсен иде. 11 сыйныф укучысының мәхәббәт турындагы җыры белән башлангыч сыйныфларның патриотик рухтагы җырын бер калыпка салу бик үк дөрес түгел, минемчә. Ә гомумән , оештыручыларга бик зур рәхмәт әйтәсе килә. Мондый фестивальләр бик зур тәрбияви әһәмияткә ия. Кем әйтмешли, бүген фестивальдә катнашучыларны киләчәктә зур киноэкраннарда да күрү насыйп булыр әле бәлки. Өметләрне генә өзмик.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
февраль, 2026 ел
КИСӘТМӘ
КИСӘТМӘ
9
февраль, 2026 ел
Комыргуҗа урта мәктәбенең 8-9 класс укучылары өчен “Своя игра” исемле мавыктыргыч интеллектуаль уен
5
февраль, 2026 ел
2026 елның 1 гыйнварыннан НКО хисаплары бары тик электрон рәвештә генә кабул ителә: 2025 ел өчен тапшыру вакыты – 2026 елның 15 апреленә кадәр
2026 елның 1 гыйнварыннан НКО хисаплары бары тик электрон рәвештә генә кабул ителә: 2025 ел өчен тапшыру вакыты – 2026 елның 15 апреленә кадәр
3
февраль, 2026 ел
Метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында Консультация кисәтү
Метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында Консультация кисәтү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз