Күәм авылында туып-үсеп, тамыр җәеп, әйләнә-тирәгә үзләренең хезмәт сөючәнлеге белән танылган Сираҗиевлар, 23 март көне, Күәм урта мәктәбе спортзалында, Сираҗиев Дилус Илгиз улы истәлегенә, район күләмендә балалар һәм яшүсмерләр өчен татарча көрәш бәйгесен уздырдылар. Иртәнге унынчы яртыда башланган бәйгегә нокта куеп җиңүче Күәм командасына кубок һәм тәкә тапшырганда кичке алты тула иде инде.
Сүз дә юк, көрәш каты һәм гадел барды. Борыннын кан китсә дә, күз яшьләренә буылып көндәшен күтәреп ыргыткан егерме алты килолы яшь көрәшченең йөрәк тибешен залдагы барлык тамашачылар да ишеткәндәй булдылар. Алга утыртып алу, кырыйдан чолгап күтәреп ыргыту кебек искиткеч матур алымнар күрсәттеләр балалар. Янәшәмдә утыз дистәгә якын мәйдан тоткан көрәшчебез Рәдиф ага Сабитов келәмгә үзе чыгып китәрдәй булып күзәтә, ә үзе хатирәләре белән уртаклаша. “Чыгарылыш сыйныфта, сабантуй көнне Хәмит абый бездән физика фәне буенча имтихан алды. Егерменче билетны сөйләдем дә, мәйданга йөгердем, көрәшеп барлык көндәшләрне җиңеп беренче тапкыр батыр калдым”.
Хөкем итүчеләр үзебезнең егетләр – спорт мәктәбенең танылган тренерлары. Төп хөкемдар Фаил абый каты кабыклы хөкемдар икән. Бер кешегә дә бутарга ирек бирмәде. Претензияләрне кабул итмәде. Үз сүзендә нык торды.
Оештыручылар – арабыздан иртәрәк китүче Дилус абыйның ир туганнары бәйгенең барлык ягын да кайгыртканнар. Көрәшчеләрне итле, кайнар ризык белән бушлай тукландыру, махсус ясатылган кубок һәм медальләр, ә иң мөһиме – мөмкин кадәр күбрәк көрәшчене котлау ниятеннән тугыз категория буенча җиңүчеләрне бүләкләү өчен әзерләнгән, эченә акча тыгылган егерме җиде конверт. Төп команда бүләге кара тәкәне Сабиров Илһам Наил улы бүләк итсә, иң матур көрәш алымнарын күрсәткән ике көрәшчегә дип аталган түбәтәйләрне мәрхүмнең сыйныфташы Нуриев Нияз абый алып кайткан.
Җиңүчеләр белән түбәндәге таблица аша таныша аласыз.
|
Авырлык үлчәве |
Урыны |
Фамилиясе, исеме |
Мәктәбе |
|
26кг |
1 2 3 |
Гыйләҗев Әдел Мәүлиев Илшат Гыйниятов Инсаф |
Күәм Күңгәр Күәм |
|
28кг |
1 2 3 |
Холмуродов Ислам Сәләхетдинов Рәсим Шакиров Риназ |
Күәм Мәңгәр Мәңгәр |
|
32кг |
1 2 3 |
Хәкимов Тәбрис Камалиев Азат Хәйруллин Инсаф |
Күәм Бәрәскә Бәрәскә |
|
36кг |
1 2 3 |
Галимҗанов Илнур Сәмигуллин Данис Хәкимов Дәниф |
Күәм Бәрәскә Күәм |
|
40кг |
1 2 3 |
Хайруллин Таһир Мөхәммәдиев Райнур Мифтахов Рафис |
Бәрәзә Комыргуҗа Бәрәзә |
|
45кг |
1 2 3 |
Сираҗиев Нуршат Бәширов Булат Саммасов Раил |
Күәм Шашы Күңгәр |
|
50кг |
1 2 3 |
Файзрахманов Нәфкать Сираҗиев Рәмис Салихов Данияр |
Иске Өҗем Күәм Шашы |
|
55кг |
1 2 3 |
Холмуродов Фәррух Абдуллин Рәмис Шаһиев Әнис |
Күәм Шашы Комыргуҗа |
|
55 кг дан югары |
1 2 3 |
Муллагалиев Ислам Кәримов Инсаф Якупов Рәсим |
Күәм Мәңгәр Мәңгәр |
Команда буенча җиңүчеләр:
1-Күәм
2-Мәңгәр
3-Бәрәскә
Вакыт тегеләй дә, болай да уза. Яхшылык кылып та, начар уйларга уралып та яши адәм баласы. Авылдашлар исеменнән, туганчыллыкның кадерен белгән, моны эш белән раслаган Сираҗиевларга, аларны шундый итеп тәрбияләгән Рания апа белән Илгиз абыйга рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Кайгы-хәсрәт күрми, гел шундый игелекле кешеләр булып, бәхеттә яшәргә язсын.
Равил Садриев. Күәм.