Зона турында да Әтнәлеләр сынатмый

2013 елның 25 марты, дүшәмбе
Елдан-ел популярлаша барган "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең зона турыннан Әтнәнең талантлы балалары лаеклы җиңүләр белән кайтты. Әтнә, Арча, Балтач, Биектау, Кукмара, Саба, Теләче районнарыннан килгән меңләгән катнашучы арасыннан "Алчәчәк" бию төркеме, җырчылар Айдар Мөхәммәтгалиев, Фаил Сәфәров 1 урын, җырчы кызыбыз Ралия Шәрәфиева, алып баручы Айзат Хидиятуллин 2 урын, өметле яшь җырчыбыз Радик Шәрәфиев 3 урын яуладылар. Шулай ук фестивальнең махсус призына Инсаф һәм Алмаз Бадиковлар ("Конферанс" номинациясе) һәм Марс Шиһапов (вокал-соло) лаек булды. Зона турының җиңүчеләре үзләренең талантын 15-19 апрель көннәрендә Казанда үтәчәк суперфиналда сынаячак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International