Район депутатлары белән семинар үткәрелде​

20 ноябрь 2020 ел., җомга

2020 елның 18 ноябрендә Әтнә муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында Әтнә районы муниципаль берәмлекләренең муниципаль вазыйфаларын биләүче затлар (депутатлар) белән чираттагы укыту семинары  узды.

Семинарның темасы: муниципаль вазыйфаларны биләүче затларның керемнәре, чыгымнары, мөлкәтләре һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүмат бирү тәртибе.

Әтнә районында бүгенге көндә барлыгы 98 депутат исәпләнә. Сайлап алынганнан соң дүрт ай эчендә алар үз керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында, шулай ук хатынының һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, мөлкәтләре һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүматны махсус программалар белән тәэмин итү өчен “Справки БК» аша бирергә тиеш. ​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International