Мәгариф хезмәткәрләре спортта көч сынаша

2013 елның 8 феврале, җомга

Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасы кысаларында район мәктәпләре укытучылары аерым спорт төрләре буенча көч сынаштылар.

 Спартакиада Бәрәскәдә старт алып, икенче көнне Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасында дәвам итте. Укытучыларның чаңгыда узышуына, тимераякта җилдән җитез чабуларына сокландык. Яңа Шашыдан Фәридә Фәйзуллина, судьялар фикеренчә, идәннән этелүне (отжимание) бик матур һәм дөрес үтәде.  Түбән Көектән Илшат Гыйниятов, кабат судьялар жаргонын куллансак, “бик төгәл һәм чиста итеп” турникта тартылды. Аркан тартышудан соң, бик күпләр: “Пәһлеваннар Иске Өҗемдә яши икән”, – дип, тел шартлаттылар. Аркан тартуда Олы Әтнә командасы данын ике ир-егет белән өч хатын-кыз яклады (өч ир-ат, ике хатын-кыз урынына)! Тулай нәтиҗәләргә үзегез күз салыгыз.

Чаңгы эстафетасы, 2 хатын-кыз, 2 ир-егет.

 I – Күңгәр, Әлфия Шагалиева, Алсу Хәкимҗанова, Рамил Әхмәдҗанов, Рафил Сибгатуллин. II – Күлле Киме, Ирина Хәмидуллина, Гөлшат Нәфыйкова, Рәдис Хәмидуллин, Алмаз Сафиуллин. III – Бәрәскә, Зөлфия Хәйретдинова, Надия Дәүләтшина, Фәрит Сабирҗанов, Радик Шәрәфиев.

Шорт-трек. Хатын-кызлар, 400 м. I – Гөлнур Шәймәрдәнова, Олы Әтнә. II – Ирина Хәмидуллина, Күлле Киме. III – Гадения Вәлиева, Күшәр. Ир-егетләр, 600 м. I – Рафил Сибгатуллин, Күңгәр, II – Рамил Хәйруллин, Бәрәзә, III – Радик Шәрәфиев, Бәрәскә.

Шахмат. Хатын-кызлар. I – Әлфия Закирова, Олы Әтнә, II – Дилбәр Гәрәева, Иске Өҗем, III –  Алсу Камалетдинова, Олы Мәңгәр. Ир-егетләр. I – Илшат Әсфанов, Яңа Шашы, II – Нәкыйп Мәгъсүмов , Олы Әтнә, III – Радик Шәрәфиев, Бәрәскә.

Өстәл теннисы. 1 хатын-кыз, 2 ир-егет.

 Хатын-кызлар. I – Гөлнур Шәймәрданова, Олы Әтнә, II – Ләлә Галимова, Комыргуҗа, III – Гөлгенә Нәҗмиева, Иске Өҗем. Ир-егетләр. I – Радик Шәрәфиев, Бәрәскә, II – Илһам Гатауллин,III – Нәкыйп Мәгъсүмов, икесе дә Олы Әтнәдән.  Дартс. Хатын-кызлар. I – Фәридә Фатыйхова, Күңгәр, II – Айсылу Зарипова, Олы Мәңгәр, III – Алсу Мортазина, Иске Өҗем. Ир-егетләр. I – Илдус Нигъмәтуллин, Бәрәзә, II – Фәргать Зиннәтов, Олы Мәңгәр, III – Габделфәт Нуриев, Күшәр.

“Отжимание”. Хатын-кызлар. I – Ирина Хәмидуллина, Күлле Киме – 38 тапкыр, II – Фәридә Фәйзуллина, Яңа Шашы – 32 тапкыр, III – Раилә Буребаева, Бәрәзә – 31 тапкыр.

Турникта тартылу. Ир-егетләр. I – Радик Шәрәфиев, Бәрәскә – 20 тапкыр, II – Илшат Гыйниятов, Түбән Көек – 17 тапкыр, III – Рафил Сибгатуллин, Күңгәр – 16 тапкыр.

Аркан тартышу. Өч ир-егет, ике хатын-кыз. I – Иске Өҗем, Радик Хәйруллин, Рәшит Шәрифҗанов, Илшат Нәҗметдинов, Сәвия Гайнетдинова, Дания Халикова, II – Олы Әтнә, Илһам Гатуллин, Нәкыйп  Мәгъсүмов, На­илә Фәйзуллина, Гөлнур Шәймәрданова, Эльмира Мәгъсүмова, III – Бәрәзә,  Илдус Нигъмәтуллин, Рамил Хәйруллин, Илшат Гыйззәтуллин, Раилә Буребаева, Алсу Ибраһимова.

 2 көн буе көч сынашкан укытучыларга, оештырган мәгариф, яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлекләренә, спорт мәктәбе судьяларына рәхмәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International