Балалар бакчалары тәрбиячеләре арасында “Ел тәрбиячесе – 2013” бәйгесе старт алды. Үткән тарих һәм мәдәни мирас елына багышланган бәйгенең беренче турын Дусым, Күәм, Күлле Киме, Бәрәзә, Олы Мәңгәр, Яңа Әтнә, Яңа Шашы тәрбиячеләре башлап җибәрде. Дусым бакчасында безне әби-бабайлардан мирас булып калган милли киемнәрдән каршы алдылар. Чуклы шәлләр дисеңме, чигүле итек-камзул, алъяпкычлар, бизәкле түбәтәйләр... Бүлмәне дә нәкъ менә милли рухта бизәгәннәр. Тәрбияче Ләйсән Хәнәфиева тема итеп “Аулак өй” күренешен сайлаган. Әби белән бабай кунакка киткәч, егет-кызлар җыелышып җырлар да җырладылар, биюләр дә биеделәр, әтәч булып та кычкырдылар, “Йөзек салыш” та уйнадылар. Шуның белән милли асылыбызга кайтып, элеккеге гореф- гадәтләребезне барлады сабыйлар. Шундый матур гадәтләрнең берсе – “Каз өмәсе” күренешен Күәм бакчасы музыка тәрбиячесе Гөлнар Фазылҗанова әзерләгән. Әнә милли татар киемнәре кигән кызлар, казларны көянтәләренә асып җырлый-җырлый чишмәдән кайтып киләләр. Хуҗабикә әбинең дә күңелләре шат – кызлар да тырыш, эшне тиз тоттылар, казлары да бик уңган. Шулай булгач, элекке йолаларны искә алып, егетләрне дә чакырып, бергәләп күңел ачып алырга да рөхсәт. Әй, шуннан китте җыр, бию, уеннар... Күз тимәсен, сабыйлар барысы да катнаша, бар да өлгер. Берәү дә тик тормый, барысына да шөгыль табылган. Күлле Киме тәрбиячесе Сиринә Хөснетдинова әзерләгән “Аулак өй” күренеше дә бик матур булып күңелгә уелып калды. Олы Мәңгәр балалар бакчасы тәрбиячесе Гүзәл Гарифҗанова исә бәйгенең темасын авылдаш шагыйре Вилдан Мәхмүткә бәйләп алган. Шагыйрьнең балачагын, яшьлеген, сугыш чорында әтисенең фронтка китү күренешләре – сабыйлар башкаруында үзе үк язган шигырьләре аша бирелде. Яңа Әтнә бакчасы тәрбиячесе Кәдрия Зарипова исә “Халык җәүһәрләре” китабын өлге итеп алып, үзе әби ролендә сабыйларны милли татар киемнәре белән таныштырды, мәкальләребезне әйтеп күрсәтте, мөнәҗәтләр көйләде. Бергәләп татар биюен, барыбыз өчен үзгә булган “Зәңгәр чәчәк” җырлы-биюле уенын башкардылар. Яңа Шашы тәрбиячесе Алсу Мәүгизова яшь кенә булса да, хезмәттәшләреннән калышмыйча, ныклап әзерләнгән. “Аулак өй”дә апалары үзе дә әби булып катнашып, сабыйларга гореф-гадәтләребез турында сөйләде. Җырлаштылар да, биештеләр дә. Сабыйлар катнашкан бар нәрсә дә күңелле, истә калырлык. Апалар да бәйгегә әзерлек барышында бик күп хезмәт куйганнар, күпчелеге тарихка гына кереп калган милли рухтагы сөлге-тастымаллар, калфак-түбәтәйләр, камзул-алъяпкычлар, йорт җиһазлары аша үткәнне сурәтләргә тырышканнар. Ә бәйге дәвам итә.