ӘХЛ яңалыклары

2013 елның 28 гыйнвары, дүшәмбе

ӘХЛ уеннары кызганнан-кыза: 26-27 гыйнвар көннәрендә Әтнә һәм Бәрәскә авыллары бозларында узган матчлар шул хакта сөйли. Бүгенге көндә, 12шәр очко туплап, Бәрәскә һәм Әтнә командалары ярышларның интригасын тагын да кискенләштерде. Быелгы кубок кем кулында булыр, спортта даимилек принцибы бармы, әллә хоккей мәйданы могҗизалар кырына да әверелә аламы? Әтнәнең хоккей сөючеләре бүген әнә шул хакта баш вата. 1 әйләнешнең 3-4 тур уеннары нәтиҗәсе: Бәрәскә-Күңгәр (9:0), Әтнә-Мәңгәр (6:4), Күәм-Яңа Шашы (5:2), Бәрәскә-Яңа Шашы (4:2), Әтнә-Күәм (7:0), Мәңгәр-Күңгәр (6:1).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International