Шөкер, Бәрәзә Хафизның варислары гаять күп, әйтик, быел 8 командадан 80 көрәшче бил алышты. Спортчылар район хакимиятенең башкарма комитеты җитәкчесе Габделнур Гыйльметдин улы Мәрдәнов һәм район советы рәисе урынбасары Айрат Фәнил улы Каюмовның хәер-фатыйхасын алдылар. Район советы рәисе урынбасары: “Турнирның Казанда узачак Универсиада алдыннан узуы аерым игътибарга лаек: татар-башкорт көрәше дә аерым спорт төре буларак Универсиада ярышларына кертелде”, – дигәч, шатлыгын кул чабып белдерүчеләр дә булды. Татар-башкорт көрәш федерациясенең башкарма директоры Равил Хәйруллин Әтнә ягының данлыклы көрәшчеләргә бай булуын билгеләде. Шул исәптән, турнир судьяларының берсе булган Рөстәм Һашимовны келәмгә чакырып, аның көрәштәге уңышларын искә алды.
Бәйге яхшы оештырылган, сүз дә юк. Бу уңайдан кунакларның фикерен белергә тырыштым. Биектаудан тренер Ринат Миңнуллин: “Беренче ел гына килмим, ел саен сокландыралар. Уңай шартлар тудырылгач, көрәшергә җиңел – беренче әйләнештән соң 4 шәкертем дә җиңеп чыкты”, – дип куана. Биектаудан 2 җыелма команда килгән. Мари иленең Морки командасы тренеры Владимир Веденеев тә: “Бәрәзә Хафиз турнирын бер елны да калдырмыйбыз. Баштарак өйрәнсәк, хәзер үзебезнең көрәшчеләр дә оста”, – ди. Арча командасы тренеры Фәнис Зарипов та: “9 көрәшче алып килдем, әлегә нәтиҗәләр яхшы. Бездән тыш Кенәрдән аерым команда килде”, – дип елмая. Районның яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге, спорт мәктәбе тырышлыгын билгеләмәсәм, гөнаһ булыр. Оештыру да, спорт залын бизәү дә, кунакларны каршы алу да, судьялык итү дә шушы оешмаларда эшләүче егет-кызларның тырышлыгы. Химаячеләрне зурлап телгә алу да зыян итмәс. Ярдәмнән башка хәзер бер бәйге дә оештырып булмый. Оештыручылар “Ленин” исемендәге, “Тукай”, “Шахтер” хуҗалыкларына, аларның җитәкчеләренә, районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Хәмит Галимҗановка, эшмәкәр Ирек Шәрәфиевкә зур рәхмәтле. Көрәш нәтиҗәләренә күз салыйк.
Көрәш 10 үлчәү авырлыгында узды. 36 кг. I. Радик Хәйретдинов, Әтнә. Ул иң яшь көрәшче булып та танылды. II. Тәбрис Хәкимов, Әтнә. III. Таһир Хәйруллин, Әтнә. 40 кг. I. Рамил Шакиров, Әтнә. II. Эмиль Гыйниятуллин, Биектау. III. Булат Бәширов, Әтнә. 43 кг. I. Рамил Вәлишин, Биектау. II. Нуршат Сираҗиев, Әтнә. 46 кг. I. Булат Миңнуллин, Биектау. II. Азамат Шакиров, Әтнә. III. Марсель Сөләйманов, Бәрәңге. 50 кг. I. Илшат Фазылҗанов, Арча. II. Илмир Сабиров, Әтнә. III. Илшат Хисмәтуллин, Әтнә. 55 кг. I. Рифат Рәхмәтуллин, Әтнә. II. Илнар Хисамов, Арча. III. Динар Әкбәров, Биектау. 60 кг. I. Ленар Халитов, Биектау. II. Ирек Шигабиев, Биектау. III. Фәнис Әхмәтханов, Әтнә. 65 кг. I. Алмаз Әхмәтҗанов, Яшел Үзән. II. Рамил Хөснетдинов, Арча. III. Илдос Шәвкәтов, Әтнә. 70 кг. I. Фирдүс Габдрахманов, Биектау. II. Тәбрис Гатауллин, Әтнә. III. Динар Шәмсетдинов, Биектау. 70 кг-нан югары. I. Арслан Иванов, Бәрәңге. II. Самат Әхмәтҗанов, Биектау. III. Фәнис Кәримов, Биектау.
Командалар ярышы. I. Әтнә. II. Биектау. III. Арча. Бәрәзә Хафиз турнирында кабат безнекеләр җиңеп чыкты – кубок янә безнеке!