2013 – экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип игълан ителде

2013 елның 12 гыйнвары, шимбә

2013 – экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип игълан ителде. Шушы уңайдан Күлле Киме мәктәбендә урнашкан Сибгат Хәким музеенда Россиянең һәм Татарстанның атказанган фәнни хезмәткәре, 32 китап, 21 сүзлек, бик күп монографияләр һәм мәкаләләр авторы, профессор Фирдәвес Гарипова белән очрашу булып узды. Халыкка, аерым алганда, “Исемнәрдә – безнең та­рих” китабы буенча таныш булган Фирдәвес Гарифҗан кызының авылларыбыз исемнәренең килеп чыгышы турында, шулай ук топономик һәм географик атамаларның язылышы, татар милли гореф-гадәтләре турындагы бихисап фәнни хезмәтләре буенча таныш ул. Очрашуның төп темасы да нәкъ менә тирә-ягыбызны чолгап алган мохит белән бәйле. Җаны-тәне белән татар милләтенә бирелгән Фирдәвес ханымның чыгышын барыбыз да бик зур кызыксыну белән тыңладык. “Мин бик күп авылларда, район үзәкләрендә булдым, 900ләп авыл тарихын өйрәндем. Кызганычка каршы, авылларыбызның бүгенге хәле бик үк шәптән түгел. Авылда эш юк, яшьләр шәһәргә китә. Көнне-төнгә ялгап баш күтәрми эшләгән авыл кешесенең хезмәте олы хөрмәт­кә лаек. Татар милли гореф- гадәтләрне саклап калу өчен яшьләрнең дә алар белән кызыксынуы мөһим. Үзебез яшәгән җирлекнең тарихын белү, исемнәренең килеп чыгышын, шушы җирдә урнашкан чишмә-тауларның исемнәрен белү, аларны саклау – безнең төп бурыч”, – диде ул. Шунда ук татар халкының килеп чыгу тарихы, кайсы илләр белән бәйле булуын җирле атамалар аша аңлатып узды. Дөрестән дә, үзебез яшәгән җирлекнең, аның гына да түгел, туып-үскән авылыбызның килеп чыгу тарихын кайсыларыбыз гына чын-чынлап белә икән. Мәсәлән, Мәңгәр авылы мең ар сүзеннән килеп чыкканын ишеткәнем бар иде. Ар сүзенең авазлар күчеше белән ир сүзен аңлатканын әле  генә белдем.  Ә менә Мөндеш авылы мең төш сүзеннән мең (гаскәр) төшкән җирне аңлата икән бит. Фирдәвес апаның саф татар телендә тәфсилләп, матур итеп сөйләгәнен радио һәм телевидение аша ишеткән булса да, үзен якыннан күрү, галим кешенең тирә-ягыбызга, тарихыбызга, милли традицияләребезгә бәйле мәгънәле чыгышын тыңлау бүтән икән. Очрашуда катнашучыларның әйтер сүзләре дә бар иде. Тирә-ягыбызның чисталыгы, эчәр суларыбыз, сулар һавабызның пакълеге беребез өчен дә ят нәрсә түгел шул. Авылларда суның нитратлы булуы, шул суны  еш кына  мәктәп һәм балалар бакчаларында ашарга хәзерләү һәм эчү өчен кулланылуы бүген иң мөһим проблемага әйләнеп бара.  “Нефть чыккан районнарда гына түгел, безнең тирәлектә дә өч баланың икесе җитди авырулар белән туа. Елгалар саега, чишмәләр томалана, һавада агулы матдәләр микъдары артканнан арта. Акча, байлык артыннан куып еш кына Кеше факторына игътибар җитми”, – диде Фирдәвес апа чыгышын дәвам итеп. Барыбыз өчен дә бик актуаль, көн кадагына ия очрашу булды Күлле Кимедә. Кем әйтмешли, “эчендә җаны булган” берәү дә битараф калмагандыр. Әлеге очрашуны оештыруда башлап йөргән Күлле Киме мәдәният йорты җитәкчесе Зәлия Нәҗмиевага, китапханә мөдире Чулпан Сәләховага, очрашуның инициаторы булган Луиза апа Шәмсиевага зур рәхмәт әйтәсе килә. Мондый очрашулар бик кирәк һәм мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International