"Урман club"

2013 елның 7 гыйнвары, дүшәмбе

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры балалар өчен, Яңа ел бәйрәменә багышлап яңа спектакль әзерләде.

Сүз әлеге театр артистлары тарафыннан куелган драматург Илгиз Зәйниев әсәре буенча  “Урман clab” спектакле турында. Әлеге спектакльне сәхнәгә яшь режиссер Зөһрә Галиева куйган. Рольләрдә – Фаяз Хөсәенов, Нияз Заһидуллин, Рәмис Галиев, Марат Хәбибуллин, тамашачыларга “Сөясеңме-сөймисеңме?” спектакле буенча таныш Сиринә Абдуллина, Олы Әтнә авылы кызы Рәзинә Ибраһимова  һәм башкалар. 27  декабрьдән мәктәп укучылары өчен бу спектакль Әтнә дәүләт драма театры сәхнәсендә күрсәтелә башлады. Әлеге җыр-биюле Яңа ел әкияте төрле спецэффектларга, яңалыкларга бай, күңелле музыка һәм танылган артистлар катнашында куелган, спектакль балаларга да, өлкәннәргә дә бик ошады. “Каникул көннәрендә дә уйнадык. Оешмаларда эшләүчеләрнең балалары өчен дә кую мөмкинлеге булды. Мәсәлән, газ оешмасында эшләүчеләрнең балалары каршында яңа 2013 елда 5 гыйнвар көнне чыгыш ясадык, 6 гыйнвар исә, районыбызның төрле мәктәпләреннән җыелган укучылар тамашаны карап кинәнде”, – ди театрның җитәкчесе Ландыш Фазлыева. Дөрестән дә, бәйрәм көннәрендә, каникулларда бергәләп ял итү өчен балаларга да, әти-әниләргә дә менә дигән чара. Әллә кая барып йөрисе дә юк, Әтнәдә генә. Шуңа да, бу яктан балалары өчен куанычлы мизгелләр теләгән әти- әни мондый форсаттан файдаланмый калмагандыр.  Өлкәннәр күңеленә юл тапкан артистларыбызны, иманым камил, сабыйлар да ошаткандыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International