Коронавирус пандемиясе белән килеп туган хәлгә бәйле рәвештә, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән дистанцион режимда эш алып баралар. Белгечләр торак-көнкүреш шартларын тикшерү максаты белән имин булмаган гаиләләргә даими рәвештә шалтырата. 2020 елның 22 апрелендә гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы Мөхәммәтҗанова А.А. бүлекчәдә исәптә торучы балигъ булмаганнар белән «WhatsApp» мессенджеры аша дистанцион чара үткәрде. Чара сәламәт яшәү рәвеше темасына багышланды. Балалар сәламәтлекне саклауга кагылышлы сорауларга бик теләп җавап бирделәр, төрле витаминнар белән баетылган файдалы ризыклар турында күп яңалыклар белделәр. Чара ахырында педагог балигъ булмаганнарга пандемия чорында шәхси гигиенаның мөһимлеге турында тагын бер кат исләренә төшерде.