ШАХМАТЧЫЛАР – III УРЫНДА

2012 елның 24 декабре, дүшәмбе

Рәшит Нәҗметдиновның 100 еллык юбилее уңаенннан Татарстан Республикасының башкаласында 20323 декабрь көннәрендә  зур ярыш – шахмат буенча беренче команда чемпионаты үткәрелде.

 

 Безнең районнан әлеге бәйгегә тренер Раил Шакиров җитәкчелегендәге 12 кешедән –  Мингатин Марс, Ирек Сабиров, Фердинат Бәйрәмов, Мидхәт Латыйпов, Лилия Мингатина, Зөлкар Сабиров, Фәрит Мостафин, Әлфия Закирова, Илназ Шәйдуллин, Роза Кадыйрова, Алинә Мөхәмәтовадан торган команда катнашты. Аларның Россия чемпионатында чыгыш ясаучы Казанның өч командасы белән уйнауларын, әле шул өчнең берсе – Киров районы командасын җиңүләрен дә әйтсәк, ярышларның киеренкелеген, команданың көчлелеген (моны казаннар да таный) күзалларсыз. Республика авыл районнары арасында Актаныш, Кукмарадан аз балл белән генә калышып, безнекеләр III урын  яулап, Диплом һәм истәлек бүләге белән бүләкләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International